Халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшәүче  Вәкил  Хаҗиев
Җәмгыять

Халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшәүче Вәкил Хаҗиев

Гомере буена диярлек берсеннән-берсе җаваплы вазыйфалар башкарып халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшәгән күптәнге танышым Вәкил Хашим улы Хаҗиевнең гомер бәйрәме-олы юбилеен игътибасыз калдырасым килмәде.

Шуңа кайбер хатирәләрем белән газета укучыларыбызны да таныштырырга ният кылдым. Безгә аның белән әле илебездә ул чорларда гөрләп торган ВЛКСМның район комитеты эшчәнлегендә  очрашып, әһәмиятле чараларда катнашырга туры килгәләде. Бигрәк тә шунысы игьтибарга лаек, ул чакларда Вәкил дус  кешегә һәрвакыт ачык, ярдәмчел булуы белән күпләрдән  аерылып торды.

Үз коллективыбызда комсомол комитетын җитәкләгән елларымда язмышым аның белән очраштырганга бик шат идем. Чөнки аның белән эшләве җиңел иде. 
Комсомолда эшләгәннән соң аны КПСС райкомының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп күчергәч тә,  аның белән ныграк якынайдык. Чөнки,  редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре буларак безгә ешрак очрашырга туры килгәләде. Бүгенгедәй хәтеремдә, без аннан сөт һәм кыр эшләре барышы турында мәгълүматларны тоткарлыксыз алырга гадәтләндек. 

Изгелек җирдә ятмый


Язмыш җилләре безне шуннан соң да әле күп мәртәбәләр очраштырды.  Хәтерем ялгышмаса 90  нчы елларда,  Трой-Урай авылында зур янгын чыгып, бар гомерләрен терлекчелектә   үткәргән  ир белән хатынның йорт җире тулысынча янып көлгә әйләнүе хакында борчулы хәбәр таралды. Шул чакта без коллективыбыз белән әлеге хезмәт кешеләренә ярдәм җыеп бирергә уйлаган идек, бәлага тарган гаиләнең хәле хакында авыл Советы хезмәткәрләре белән элемтәгә чыккач,  безгә алар ул вакыттагы  совхоз директоры Вәкил Хаҗиевнең  аларга йорт төзелешен башлап җибәрүләре хакында куанычлы хәбәр җиткерделәр.  

Шушы вакыйгадан соң аңа карата хөрмәтем бермә-бер артты. 
Районда нинди генә җаваплы хезмәт башкармасын, аның күңеле киң, ишеге һәркем өчен ачык иде. Үз эшчәнлеге чорында аның мөгаен, берәүне дә юк-барга рәнҗеткәне яисә хәтерен калдырганы булмагандыр. Бүгенгесе көнне Рус Әшнәге авыл җирлегендә дә ул тик утырырга яратмый. 
Башкарган  төзекләндерү эшләренең әле тукталып торганы юк. Биредә ун елдан артык күңелен биреп хезмәт куюы дәверендә авыл күзгә күренеп матурайды, урамнары ел әйләнәсе үтеп йөрерлек яхшы хәлгә китерелде.

Авыл күперле булды

Үзенең беренче эш көнендә авыл халкы аңа агач күпернең аянычлы хәлдә булуына борчылуын белдергән.  Ә ул район үзәгендәге дуслары, танышлары һәм эшмәкәрләр ярдәме белән аны тулысынча тимер баганалар белән ныгытып тәртипкә китерүгә ирешкән. Күптән түгел узган авыл җыенында  әлеге күпергә  8 елдан соң  кабат капиталь ремонт үткәрүләре хакында  ишетеп кайткан идек.  Кайберәүләр кебек ул аны үзара салым яисә район бюджеты ярдәменә өмет итмичә, уңайлырак юлын таба алган.

Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән җитәкчегә бу юлы да үзе кебек киң күңелле игәнәчеләребез зур ярдәм күрсәтеп куандырганнар.

Без исә үз чиратыбызда олы йөрәкле, киң күңелле җитәкчебезгә алга таба да нык сәламәтлек, гаилә иминлге һәм җаваплы эшендә уңышлар теләп калабыз.
 


Нет комментариев