Татарстанның бер районында  яшәүче ир-ат  алимент түләмәгән өчен шартлы рәвештә хөкем ителде
Җәмгыять

Татарстанның бер районында яшәүче ир-ат алимент түләмәгән өчен шартлы рәвештә хөкем ителде

Нурлатта яшәүче 42 яшьлек ир-ат зур суммада алимент түләмәгән өчен гаепле дип табылды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, суд ир-атны баласына алимент түләргә мәҗбүр иткән, әмма 2025 елның декабреннән 2026 елның апреленә кадәр ул аны түләүдән качып йөргән. Ир-атны алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Бурычның гомуми күләме 900 мең сумнан артып киткән.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аны 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

 


Нет комментариев