Бүген, 13 октябрьдә, Татарстанда антициклон китергән аномаль җылы һава торышы сакланачак, «Татар-Информ» хәбәр итә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада яңадан алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяк-көнбатыш һәм көньяк җилнең көче көндезге сәгатьләрдә секундына 12 метр тизлеккә кадәр көчәячәк (шул исәптән Казан территориясендә дә).
- Җылы төннән соң (5-10 градус нульдән югарырак) төбәк буенча һава тәүлекнең якты вакытында +18...+23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +18...+20 градуска кадәр күтәреләчәк).
Нет комментариев