Татарстанда ноябрь аена  пенсияләрне кемнәр алдан ала алачак
Җәмгыять

Татарстанда ноябрь аена пенсияләрне кемнәр алдан ала алачак

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь башында пенсияне вакытыннан алда алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен, ә җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу ике көн дә республикада бәйрәм көннәре дип санала.
Димәк, гадәттә 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә түләүләр алган пенсионерлар пенсияләрне алдан – 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә алачаклар.
Моннан тыш, 5 ноябрьдә пенсияләрне гадәттә 7се һәм 8е алучы татарстанлылар да алачак, чөнки бу көннәр ноябрьдә шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

 


Нет комментариев