Татарстанда  йөк автомобиле юл читенә төшеп киткән
Җәмгыять

Татарстанда йөк автомобиле юл читенә төшеп киткән

Татарстанның Биектау районында «Атмосфера» торак комплексы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Җирле интернет-берләшмәләрнең берсендә сөйләүләренчә, йөк автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм яны белән ауган. Авария нәтиҗәләре видеога эләккән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

 


Нет комментариев