Җәмгыять

Татарстанда яшь ветеринарларга 500 әр мең сум акча бирергә ниятлиләр

Киләсе елның 1 гыйнварыннан районнарда дәүләт ветеринария оешмаларының яшь белгечләре бер тапкыр 500 мең сум ала башларга мөмкин.

Бу җәһәттән проект хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Казанские ведомости». Әлеге программаның район үзәге булып тормаган авылларда эшләүчеләргә генә кагылуы күздә тотыла. 35 яшькә кадәрге 6 белгеч һәр ел саен түләүгә дәгъва кыла алачак.

Моның өчен Россия паспортына, югары яки урта һөнәри белемгә ия булырга һәм җирле ветеринария оешмасында эшләргә кирәк. Түләү өзлексез эшләүнең беренче өч елы дәвамында биреләчәк. Мәҗбүри шарты – ветеринария идарәсе белән ветеринария оешмасы һәм белгеч арасында өч яклы килешү.

  • Яшь табиб оешмада кимендә 3 ел эшләргә тиеш (чакырылыш буенча хәрби хезмәтне, декрет һәм академик ялларны исәпкә алмыйча). Килешүне вакытыннан алда өзгәндә, түләүне тулысынча яки өлешчә кире кайтарырга туры киләчәк.

Нет комментариев