Татарстанда ЕГЭ баллары Россия күләмендәге күрсәткечтән югарырак
Җәмгыять

Татарстанда ЕГЭ баллары Россия күләмендәге күрсәткечтән югарырак

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары Россия күләмендәге күрсәткечтән югарырак.

 Бу турында «ТНВ» журналистларга Татарстанның мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ахыргы нәтиҗәләр турында әле сөйләргә иртәрәк. Билге белән риза булмаучылар эше каралып бетмәгән. Алдынгылар арасында Югары Ослан, Апас, Әтнә һәм Казанның Вахитов районы. Татарстанда 408 укучы - 100 балл җыйган.
 


Нет комментариев