Үзәк Америкадагы Гватемала дәүләтендә яшь кенә кыз үз җеназасы вакытында, табутта ятканда уянган.
Әтисе медицина үзәгенә алып барган вакытта кыз кинәт аңын югалта. Ир аның пульсын һәм сулышын тикшереп карый һәм кызын үлгән дип уйлап, кире өенә алып кайтып китә. Табиб чакырту, үлем турында рәсми таныклык алу урынына, гаилә табут сатып ала һәм шул ук көнне җирләү мәшәкатьләре белән шөгыльләнә башлый.
Кайсыдыр мизгелдә елап утырган ана табут өстенә иелә һәм кызының эчендә хәрәкәт барлыгын сизеп ала. Шул вакытта сигез сәгать табутта яткан "мәрхүмә" кыймылдый башлый һәм торып ук утыра.
Хәсрәт кичерүче якыннары, әлбәттә, шакката. Аның каравы, авыр кайгы шул ук минутта шатлык кичерешләре белән алышына. Булмас, димә! Дөнья бу...
Нет комментариев