Сәлимә Билалова 40 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган
Җәмгыять

Сәлимә Билалова 40 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган

Һәр кешенең күңел почмагында балачагы, яшьлеге яши. Хатирәләргә уралган гомер көзенә җиткәндә ул аларны кабат барлый, мәртәбәле үткән юлына нәтиҗә ясый.

 Авырлыкларны күргән, тормыш сынауларын үткән буыннан Сәлимә апа. Тумышы белән Яншык авылыннан ул. Сабырлыгы, тыйнаклыгы йөзенә чыккан. Сүзләрне бер-бер артлы матур итеп тезеп сөйләшүеннән үк аның иҗат кешесе икәнлеген күрергә була. Шулай булып чыкты да. 


— Яншык мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач иптәш кызым Гөлсара белән Казан театр училищесына укырга керәсе иттек. Мин конкурстан үттем, ә Гөлсара уза алмады. Аны укырга алмагач мин дә барып тормадым инде, — дип сөйли Сәлимә апа. –Икебез дә укуны дәвам итәргә булдык. Ә 8 сыйныфтан соң мин Арча педагогия көллиятенә укырга кердем.


Әмма язмыш сукмаклары аны көтелмәгән борылышлардан алып китә. Әнисенең каты авыруы сәбәпле, авылга кайтырга була кыз. Клуб мөдире булып эшкә урнаша. Һәм шушы вазыйфада 40 ел эшләп лаеклы ялга чыга.


–Ул елларда халык күплектән авыллар да, клублар да гөрләп тора иде. Агитбригада белән ел тәүлеге диярлек фермаларга, язын, җәен кырга – игенчеләр янына йөрдек. Әле бит шушы төп хезмәтеңнән тыш колхоз гектарлап чөгендерен, бәрәңгесен бүлеп бирә. Азрак буш вакытың булуга шуны эшкәртергә йөгерәсең, — ди Сәлимә апа.


Клубта спектакльләр, төрле истәлекле даталарга багышланган бәйрәм концертларын еш оештыра ул. Авыл халкы, укытучылар репетицияләргә яратып йөриләр. Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” кебек шактый катлаулы, Бөек Ватан сугышының кырыс елларында кешеләр язмышын чагылдырган драматик спектакльне дә сәхнәгә куюга ирешә алар. Моннан тыш бик күп язучыларның пьесаларын сәхнәләштерәләр.

Тормыш һәм гаилә


Әнә шулай мәдәни учак утын сүрелдерми, бар күңелен иҗатка баглап хезмәт куя Сәлимә апа. Яратып башкарган эше шәхси тормышын җайлы алып баруга да комачауламый. Ире Зөфәр белән аңлашып гомер итә алар. Хәләл көч белән йорт, абзар-куралтыларын җиткезәләр. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Ике улларын – Фәнияр белән Фәннурны да кечкенәдән тырыш, эш сөючән итеп тәрбиялиләр. Ни кызганыч, Зөфәр абый гына вакытсыз дөнья куя. 


80 яшен тутырган Сәлимә апа бүген шушы җылы, бар уңайлыклары булган өйдә ялгызы гомер кичерә. Хәер, ялгызы диюем хата булыр, бер үзе генә түгел ул, Казанда яшәүче балалары, оныклары еш кайталар аның янына. Туган йорт нигезенә тузан төшермиләр. Авылдашлары исә хәл-әхвәл белешеп торалар, аш уздырсалар Коръән уку өчен Сәлимә карчыкны дәшәләр. Биш вакыт намазын калдырмаган, шул ук вакытта ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булган Сәлимә Габдуллаҗан кызы вәгазен үтемле сөйли, күңел матурлыгын саклап, үткән хатирәләрен дә барлый. 


...Тәрәзә төпләре гөлләр белән тулган бу йорт әле күп еллар җылы учагын дөрләтеп торсын иде дигән теләктә саубуллаштым мин Яншык авылының ак әбисе  белән. Сау-сәламәт яшә, Сәлимә апа! Алда тагын күркәм юбилейларны сөенеп каршыларга насыйп булсын!
 


Нет комментариев