Балык Бистәсе районында Бөтенроссия хокукый ярдәм көненә багышланган гражданнарны кабул итү булды.
Чара Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм район прокуроры Максим Жолобов җитәкчелегендә социаль хезмәт вәкилләре катнашында узды.
Очрашу ачык әңгәмә форматында оештырылды. Юридик ярдәм сорап ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүче опекуннар, попечительләр һәм тәрбиягә алган ата-аналар мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында балигъ булмаганнарның мөлкәти һәм шәхси мөлкәти булмаган хокукларын яклау мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, катнашучылар мирасны кабул итү тәртибе һәм сроклары, кредит бурычларын җайга салу һәм түләтү ысуллары, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү процедурасы, шулай ук гражданны суд тәртибендә вафат булган дип тануның хокукый нигезләре турында аңлатмалар алдылар.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә квалификацияле юридик консультацияләр һәм кызыксындырган сораулар буенча җентекле аңлатмалар бирелде. Мондый чаралар гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыруга, опекада һәм попечительлектә булган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев