Сер түгел, ир балалар гомер-гомергә әтиләре һөнәрен үзләренә гомерлеккә юлдаш итеп алырга яраталар.
Районыбызның Биектау авылында туып үскән, Татарстан Республикасының атказанган автотранспортчысы Рафаэль Хәйруллин ярты гасырдан артык гомерен руль артында үткәргән. Ул әле бүген дә җаваплы хезмәтен күңелен биреп, уңышлы төстә дәвам иттерә.
Ишле гаиләдә дүрт малай һәм бер кыз бала арасында иң өлкәне буларак дөньяга килгән Рафаэльны мәктәпне тәмамлагач хәрби комиссариат юлламасы белән Мамадышка автотранспортчылар хәстәрләү курсына укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлап кайткач күп кенә яшьтәшләре кебек аны да армия сафларына чакыралар.
Беренче хәрби чыныгуны аңа ерак Украина җирендә авиация гаскәрләре составында алырга туры килә. Ул чорларда гомерендә беренче мәртәбә куәтле «Урал» автомашинасы белән берсеннән-берсе авыр һәм җаваплы рейсларда йөреп солдат хезмәтен тутырып кайткан егет эшен туган авылында дәвам иттерә. Совхозда башка олы һәм куәтле автомашиналар булмаганлыктан ул «Газ-51» автомашинасын кабул итеп ала. Бәләкәй булса да авыл җире өчен бик яхшы техника була ул. Чөнки, бер вакытта да тик утырырга яратмаган егет ул чорларда совхоз өчен кирәк-ярак эзләп шактый озын юллар үтә. Барыннан да бигрәк, аңа ул елларда районыбызның иң эре хуҗалыгын җитәкләгән Госман абыйсы Вәлиев белән эш итүе нык ошый.
Аның кайгыртучанлыгын тоеп автомашинага запас часть кирәк, дигән сылтау белән үзенең бервакытта да тик утырмауын әле дә сагынып искә ала егет. Әмма, мәктәп елларыннан ук күзе төшеп йөргән Гөлсинәсе белән никахлашкач алар район үзәгенә күченәләр. Әлбәттә, ул чорларда бик күпләрне үзенә тартып торган “Сельхозтехника” берләшмәсенә аны бик сөенеп кабул итәләр. Үз хезмәтен төгәл һәм җаваплылык хисләрен тоеп башкарганлыгын күреп егетне әле район үзәк хастаханәсе янәшәсеннән фатир биреп тә сөендерәләр.
Берничә елдан янәшәдә генә “Сельхозхимия” берләшмәсе үсеп чыккач аны да шунда күчерәләр. Әле эш урынына йөрергә якын булсын, дип тер мөгаен гаиләләрен Полянка авылында бер дигән йорт белән тәэмин итәләр. Шулай итеп аның барлык гомере районыбызда үткән, дип әйтер идем. Төгәлсезлекне сөймәгәнлектән, аларның да бик күп райондашларыбыз кебек бөтен союзга гөрләгән Яр Чаллыга яшьләр каласына китүләрен дә телгә алып үтәсем килә.
Районыбызның легендар җитәкчеләре Госман абыйсы Вәлиев белән Илья Иванов кул астында зур хезмәт күнекмәсе алган Рафаэль Хайруллинны моңарчы күз күрмәгән калада олы обруйлы “Камдорстрой” оешмасына эшкә чакыралар. Ул анда берсеннән-берсе җаваплы төзелешләрдә актив катнаша. Бөтен илгә таралган төзелеш обьектларында куйган тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен әле Татарстан Республикасының югары бүләгенә дә лаек була ул.
Әмма, яхшы булса да чит ил сагындыра туган җир, дигәндәй ике дистә еллар шәһәр җирендә яшәгәннән соң алар кабат районыбызга әйләнеп кайталар. Үз хезмәтенең чын остасын зарыгып көтеп торганнар, диярсең, аны шунда ук мәктәп автобусына эшкә чакыралар. Гөлсинәсе гомере буена балалар бакчасында тырышып эшләп бүгенгесе көнне лаеклы ялда. Ә менә Рафаэль әле үзенә йөкләнгән җаваплы хезмәтен тел-теш тидермичә уңышлы төстә дәвам иттерә. Ул һәр көнне иртән иртүк автомашинасын бер кат күздән кичергәннән соң, авылларга юл тота. Күңелеңә хуш килгән хезмәтнең ни дәрәҗәдә якын булуы хакында бик күп һөнәр ияләреннән ишеткәнем булды.
Рафаэль да сүз арасында ял көннәрендә өйдә вакытның бик акрын үтүен телгә алгалады.
Иң әһәмиятлесе, йөргән юлларының һәр вакыт тыныч-имин төгәлләнүен һәм әлбәттә инде яраткан хезмәте бары тик гаиләсенә шатлык-сөенечләр генә китерүен телгә алып үтәсем килә.
Нет комментариев