Чебурашка костюмындагы кеше казанның сайлау участокларының берсенә әфлисунлы пакет тотып килгән.
Гадәти булмаган килүче белән видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.
Кадрларда чебурашканың участокка килүчеләр белән аралашуы һәм кочаклавы күренә.
Татарстанда 18 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 08:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
Нет комментариев