Казан кешесенә фатирында сауна урнаштырган өчен штраф түләтергә мөмкиннәр
Җәмгыять

Казан кешесенә фатирында сауна урнаштырган өчен штраф түләтергә мөмкиннәр

Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә сауна урнаштырган өчен штрафка яный.

ТР Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Восстание урамындагы бер йортта яшәүче ир-ат үз фатирының санузелында сауна урнаштырган. Моның өчен ул планировканы үзгәрткән һәм бүлге ясаган. Бу закон белән тыела — инженерлык челтәрләре мондый йөкләнешкә түзми, ә янгын чыгу ихтималы күп тапкыр арта.

«Милекчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды», – дип белдерделәр Дәүләт торак инспекциясендә.

 


Нет комментариев