Идрис Аметов – бүлмәдә утыручы журналист түгел
Җәмгыять

Идрис Аметов – бүлмәдә утыручы журналист түгел

Кайбер кешеләр була: алар үзләренең тырышлыгы, ихласлыгы белән бөтен кешенең йөрәген яулап ала.

 Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасы өчен шундый шәхес – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Идрис Галимулла улы Аметов.  
 

Аның язмышы мишәр туфрагында башлана. Әлки районының Яңа Чаллы авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән егет 8 сыйныфтан соң, бәхет эзләп, Казанга юл тота. Башкалада ул 16нчы моторлар төзү заводында тимер кыра, кичке мәктәптә урта белем ала, аннары Төньяк диңгез флотында намуслы хәрби бурычын үти. Завод эше дә, диңгез дә чыныктыра аны, әмма күңеленә иң хуш килгәне алдарак көткән икән. 
Язмыш җилләре аны Балык Бистәсенә алып килә. Туганының редакциягә фотограф кирәклеге турындагы сүзләрен ул уенга гына ала.

«Җәй көне Кама буенда ял итеп ятармын да, кире заводыма кайтып китәрмен», - дип ниятли егет.

Әмма Чулман ярларындагы сихри табигать, мавыктыргыч фотожурналистика һәм типографиядә эшләүче Рәмзиянең карашы аны гомерлеккә монда бәйли. Идрис абый беркайчан да белем алуны ташламый. Фотоаппаратын асып, район авылларын аркылыга-буйга иңләп, тормыш тәҗрибәсе туплый, КДУның журналистика факультетын читтән торып тәмамлый,

Мәскәүнең Халык сәнгате университетында белемен күтәрә. Ул үз һөнәренең чын остасына әверелә. Аның район тормышын яктырткан фотолары өлкә күләмендәге һәм үзәк матбугат битләрендә дә урын ала. Журналистика дипломын алгач, ул авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, хатлар бүлеге мөдире булып эшли, җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1977 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. 2009 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 


Идрис Аметов – бүлмәдә утыручы журналист түгел. Аның турында сөйләгәндә, коллегаларының истәлекләренә колак салмау мөмкин түгел: «Әле дә бүгенгедәй хәтердә: газетабызда иҗади рухның кайнап торган чагы. Редакция машинасына төялеп, авылларга чыгып китәбез. Идрис абый белән бер тирәгәрәк туры килсәң, рәхәт инде. Аны һәр авылда колач җәеп каршылыйлар. Шуннан, кайтып, репортажлар язарга утырабыз... Мин ручка башын кимергән арада, Идрис абый бер-бер артлы мәкаләләрен кертә тора. Оперативлыкка килгәндә, күбебезнең борынына чиртә инде ул», – ди журналист Илгиз Җамалиев. 

 

Чыннан да, ничек өлгерергә?

Идрис абыйның сере гап-гади: ул тормышның үзендә кайный. Аның өчен «фермер» дигән кушамат тиктомалдан гына барлыкка килмәгән. Иң күп мәкалә язучы да, районны аркылыга-буйга иңләп йөрүче дә – ул. Авыл хуҗалыгы темасына аннан да яхшырак белеп, җиренә җиткереп язучы юктыр бездә, чөнки ул бу эшнең һәр нечкәлеген уч төбендәге кебек белә. 
Һөнәри осталыгы гына түгел, кешелеклелеге дә сокландыра аның. Идрис абый теләсә кемгә тел ачкычы таба ала. Тәкәббер җитәкчеләрне дә сөйләштерә, проблемалы язмышлы кешеләрнең дә эч серләрен ачтыра. 
Гомер агышлары сизелми дә. Сигезенче дистәсен ваклаган ветеранга үз яшен биреп тә булмый. Ул һаман да яшьләр кебек җитез. Гаиләсе дә – ныклы терәге. Тормыш иптәше Рәмзия ханым белән алар гомер буе бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр. 
Журналист Идрис Аметов тормыш юлларында солдат кебек: һаман алга бара, һаман хезмәттә. Аның кебекләр хакында «утны-суны кичкән» диләр.

Ләкин аның гомере сугыш кырында түгел, ә иҗат фронтында, авыл сулышында, чиста кәгазь битендә уза. Бу - үз халкыңа, үз һөнәреңә тугрылыкның иң олы мисалы.

 

Рәзилә Мухамметрахимова.


Нет комментариев