Яңа Арыш авылында көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга булды - җирле үзидарәнең яңа бинасы ачылды.
Бу объект авыл халкы өчен иң әһәмиятлеләрнең берсенә әйләнәчәк, чөнки нәкъ менә монда мөһим мәсьәләләр хәл ителеп, якташларның башлангычлары тормышка ашырылачак. Иртәдән үк яңа административ бина янындагы территория бәйрәм рухы белән тулды. Йортның фасады якты һава шарлары белән бизәлгән иде, бу исә барлык килүчеләрдә күтәренке кәеф тудырды.
Яңа Арыш халкы тантаналы музыка астында килгән кунакларны җылы каршы алды. Ачу тантанасын Гөлия Кәримуллина алып барды. Ул җыелучыларны туган телебездә сәламләде:
«Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, Яңа Арыш авылы халкы!».
Без бүген бирегә бик сөенечле бәйрәмгә – Яңа Арыш авылында җирле үзидарә бинасын ачу тантанасына җыелдык». Бу истәлекле шатлыкны уртаклашырга район өчен зур әһәмияткә ия вакыйганы ассызыклаучы мактаулы кунаклар - Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кайткан иде.
Район башлыгы Радик Ислямов үзенең котлау сүзендә авылдашларны инфраструктура үсешенең шундый мөһим этабы белән котлады. Ул заманча һәм уңайлы бина төзү республика җитәкчелеге ярдәме һәм халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә генә мөмкин булуын билгеләп үтте. Яңа бина белгечләргә гражданнарны уңайлы шартларда кабул итеп, аларның мөрәҗәгатьләренә тиз җавап бирергә һәм эшне нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Әгъзам Гобәйдуллин да муниципаль ассоциация исеменнән котлау сүзләрен тапшырып, яңа бинага гомуми эшләрне хәл итү үзәгенә әверелүен теләде. Рәсми тантана тәмамланганнан соң кабинетлар буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар иркен бүлмәләрне, интерьерның заманча дизайнын һәм белгечләрнең эш урыннарының техник җиһазланышын югары бәяләделәр.
Тантанада катнашучылар өчен мәдәни программа әзерләнгән иде. Яңа Арыш авылында җирле үзидарә бинасы ачу – ул гадәти яңа административ берәмлек кенә түгел.
Бу – халык һәм хакимият арасындагы элемтәләрне ныгыту, диалог һәм уртак эш өчен уңайлы мохит тудыру, туган төбәкнең чәчәк атуына юнәлтелгән мөһим адым. Әлеге вакыйга Татарстан Республикасында авыл территорияләренә ярдәм программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуын ачык күрсәтә.
Нет комментариев