Яңа Арыш авылында туып-үскән, бүгенге көндә республикабыз горурлыгы булган яшьләребез шактый безнең.
Бүген шуларның берсе - мәктәбебезнең элеккеге тырыш укучысы, ә бүген инде Казан милли-тикшеренү технология университеты студенты Диләрә Миннәхмәтова турында сөйлисебез килә. Диләрә 2015 елдан 2026 елга кадәр Яңа Арыш урта мәктәбендә белем ала. Гаиләдә ул тәртипле, максатчан булып үсә. Аның әнисе Нәзирә Таһир кызы - авылыбыз мәктәбендә абруйлы һәм хөрмәтле укытучы, озак еллар дәвамында мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып та эшли, әтисе Фидаил исә – шул ук мәктәптә газ казаннарында җылылык булдыру операторы.
Бертуган абыйсы Фирдүс белән алар тату, ярдәмчел гаиләдә тәрбияләнәләр.
«Мәктәптә уку еллары һәрвакыт якты истәлекләр белән тулы иде», - дип искә ала Диләрә. Мәктәп күләмендә үткәрелә торган көзге бал, Яңа ел һәм башка күп төрле чараларда бик актив катнаша, ул бүген дә бу көннәрне сагына әле, чөнки ул вакытлар укучының сәләтен үстерә торган эшчәнлеккә корылган вакыйгаларга, эш төрләренә бай була. Уку дәверендә Диләрә барлык фәннәрне дә бик яхшы билгеләргә үзләштерә, әмма химия, инглиз теле һәм математиканы аеруча үз итә. Нәкъ менә шушы фәннәр аңа киләчәк һөнәрен сайларга этәргеч бирә дә инде.
 (2).jpg)
Әлбәттә, һәр укучының уңышлары мәктәп эчендә генә түгел, ә бәлки башка авылларның укучылары нәтиҗәләре белән чагыштырганда тагын да күләмлерәк күренә. Мәктәп укучыларының фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында Диләрә гел уңышлы чыгыш ясап килә. Әйтик, 8-11 сыйныфларда ул һәр елны химия фәне буенча район этабында җиңүче була, ә шушы фән буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасында ике ел рәттән призлы урын яулый.
- Моннан тыш ул шулай ук төрле олимпиадаларның район этабында биология, инглиз теле, математика, физика, татар теле, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, рус теле фәннәреннән җиңүче һәм призлы урыннар алучы буларак та таныла әле.
11 сыйныфта укыганда Казан милли-тикшеренү технология университеты үткәргән “Зур химиянең киләчәге” дип аталган Бөтенроссия олимпиадасында химия фәненнән җиңүче, физика һәм математикадан призер була. Диләрә турында сөйләгәндә күп вакыт мәктәп тарихында беренче тапкыр дигән гыйбарәне кулланырга туры килә. Яңа Арыш урта мәктәбендә аңа кадәр математикадан бердәм дәүләт имтиханнарында 82 балл җыючы булмаган бит әле. Ә инде химия фәне буенча ул имтиханда 100 балл җыеп, республиканың шуның кадәр балл җыйган 67 укучысы арасында булды.
Бу уңышка ирешү нигезендә гаять зур тырышлык ята билгеле.
Монда шулай ук аның укытучысы - Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Нәбиуллина Галия Гыймран кызының да ифрат зур хезмәт куюын билгеләп үтәргә кирәктер. Бүгенге көндә Диләрә Казан милли-тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) студенты. Ул нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтында «Халыкара нефть-газ корпорацияләренең инновацион технологияләре» юнәлешендә белем ала.
Әле моңа өстәп, техник тәрҗемәче белгечлеген дә үзләштерә. Укуда күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен Диләрә өстенлекле дәүләт академик стипендиясенә лаек булды. Быел ул беренче курста белем ала. Студент тормышы җиңелләрдән түгел: дәресләр иртәнге сәгать сигездән кичке өчкә кадәр бара, кайбер көннәрдә уку кичке алтыга кадәр сузыла. Шуңа да карамастан, төркем старостасы вазифасын да намус белән башкара әле. «Минем төп максатым - профессиональ химик-инженер булу», - ди ул.
- Авылдашыбызның шундый зур үрләр яулавына без, мәктәп коллективы һәм авылдашлары, чиксез горурланабыз. Диләрәгә белем дигән олы дәрьяда яңадан-яңа уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек һәм барлык хыялларының тормышка ашуын телибез!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, Яңа Арыш урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты рәисе.
Нет комментариев