Дәүләт архивы кәгазь документлар бирүдән вакытлыча тукталып торачак
Җәмгыять

Дәүләт архивы кәгазь документлар бирүдән вакытлыча тукталып торачак

Татарстан Дәүләт архивы 2026 елның 1 декабреннән 2027 елның 15 гыйнварына кадәр кәгазь документларны саклау урыныннан уку залына китерүне туктатачак.

Бу хакта Дәүләт архивы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Оригиналлар кирәк булганнарга заказны 1 декабрьгә кадәр рәсмиләштерергә киңәш итәләр. Заказ бирелгән материаллар уку залында бөтен чикләүләр чорына калачак: алар белән гадәти режимда эшләргә мөмкин булачак. Бу чорда саклагычтан документлар китерүгә яңа гаризалар кабул ителмәячәк.

Цифрлаштырылган документларның электрон күчермәләрен түбәндәге адрес буенча урнашкан уку залы компьютерларында карарга мөмкин: Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5а.Эш графигы элеккечә кала:

дүшәмбе – чәршәмбе көннәрендә 8:30дан 17:30га кадәр,

пәнҗешәмбе 9дан 20 сәгатькә кадәр,

җомга 8:30дан 16:00 сәгатькә кадәр,

төшке аш 12 сәгатьтән 12 сәгать 45 минутка кадәр.

Айның соңгы җомгасы – санитар көн.

 

Килүчеләрне алдан ук визитларны планлаштырырга һәм чикләүләр башланганчы кирәкле документларга заказ бирергә сорыйлар.

 


Нет комментариев