Бүген Татарстанда явымсыз , җылы һава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда явымсыз , җылы һава торышы булачак

Татарстанда бүген явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4 градус булды. Көндез максималь температура +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез максималь температура +11..+13 градус булачак.

 


Нет комментариев