Бүген Республикада  яшенле яңгыр көтелә һәм җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада яшенле яңгыр көтелә һәм җылы һава торышы көтелә

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге секундына 13 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итте, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 13 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр җитә. Башкалада көндез һава температурасы +23..+25 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев