Бүген Республикада  яшенле яңгыр, боз  һәм көчле  җил   булуы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил булуы көтелә

21 августта Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез республиканың аерым районнарында кыска вакытлы явым-төшем фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртән урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньякка алышыначак һәм секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда аның тизлеге 14 метрга җитәргә мөмкин.

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ә төнлә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Көндез температура +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев