Бүген Республикада  аязучан болытлы һәм җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада аязучан болытлы һәм җылы һава торышы көтелә

25 августта республикада аязучан болытлы һава торышы булыр дип фаразлана.

Иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин, көндез урыны белән аз гына яңгыр явачак.  Җил көньяк-көнбатыштан исеп, соңрак көнбатышка күчәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә җил урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәергә, көндез исә 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус, көндез +22…+27 градус булачак.

 


Нет комментариев