Балыкбистәлеләр -  көзге ярминкәдә
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр - көзге ярминкәдә

Ярминкәгә продукцияне Балык Бистәсе районыннан килгән җитештерүчеләр тәкъдим итте.

Сәүдә рәтләре иртәнге сәгатьләрдән үк эшли башлады. Балыкбистәлеләр ярминкә ачылырга якынча биш сәгать кала ук Осиновога килеп җиткәннәр иде инде. 
«Балык Бистәсе» мәгълүмати үзәге журналистлары да урында булып, сәүдә рәтләрен карап чыктылар. Сатып алучыларга җирле җитештерүчеләрнең киң ассортиментлы товарларын: ит, бал, өйдә пешкән камыр ашлары, ипи, тозлаган яшелчәләр, яшелчә-җимешләрне тәкъдим иттеләр. Товарларның күп төрле булуы һәркемгә көндәлек табын өчен кирәкле ризыкларны табарга мөмкинлек бирде.
Сатып алучыларның игътибарын бигрәк тә бәяләр җәлеп итте. Мәсәлән, бәрәңгенең килограммын – 30 сумнан, суганны 40 сумнан саттылар.

Сатып алучылар түбән бәядән тыш, товарларның сыйфатын да билгеләп үттеләр.
«Мондый ярминкәләрнең уздырылуы бик яхшы. Биредә сайлау мөмкинлеге зур, барысы да яңа өлгергән, бәяләр дә канәгатьләнерлек. Җитештерүчеләрнең үзләреннән турыдан-туры кирәкле әйберне сайлап алып була», - дип уртаклашты сатып алучылар.
Продукциянең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты да мөһим сорауларның берсенә әверелде. Балык Бистәсенең ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рамил Кадыйров та ярминкәгә килгән иде.

– Ярминкәдә сатыла торган бөтен продукция ветеринария-санитария экспертизасын узды. Сатуга куяр алдыннан, товарларның тиешле таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелә, – диде ул.


Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов та ярминкәдәге сәүдә рәтләрен карап чыкты, эшкуарлар һәм халык белән аралашты, сәүдәне оештыру һәм товарларга сорау белән кызыксынды.


– Мондый ярминкәләр сатып алучылар өчен сыйфатлы продуктларны арзан бәядән алу мөмкинлеге ул. Җирле җитештерүчеләргә ярдәм итәргә һәм аларга кулланучыга турыдан-туры чыгу мөмкинлеген тудырырга кирәк, – диде Данис Сатдинов.

 


Ярминкә кунаклары өчен сый-хөрмәт тә әзерләнгән иде.Сатып алучыларны кайнар чәй һәм коймаклар белән каршы алдылар. 
Сатып алучылар район хакимиятләренә һәм оештыручыларга мондый ярминкәләр уздырганнары өчен рәхмәт белдерделәр, әлеге чараларның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә ярдәм итүен ассызыкладылар.

 

Гөлчәчәк Газизова.
 


Нет комментариев