Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшь башкаручыларның концерты узды

Ул көнне «Идея» яшьләр үзәге энергиядән һәм музыкадан гөрләп торды.

Балык Бистәсе халкына конкурс артистлары рух бәйрәмен бүләк итте - бу могҗиза иде! Балык Бистәсе кешеләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде. 

- Бүген Балык Бистәсендә зур бәйрәм. 26 еллык «Йолдызлык» фестивале хәрәкәтендә республика, башкала һәм илебезнең эре шәһәрләре сәхнәләрендә балкыган талантлы балалар буыны үсте. 
Бу без «Иң мөһиме, безнең өчен – кешеләр» дигән девиз астында яшәмәсәк, мөмкин булмас иде. Безнең әйләнә-тирәбездә эшләнгән бар нәрсә кеше көче белән эшләнгән. Шуңа күрә бу ел Россия Федерациясендә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип аталганы очраклы түгел. Чөнки без бердәм булганда – җиңелмибез. Шулай булыйк һәрвакытта да», – диде ул. 


Район башлыгы Радик Ислямов исеменнән оештыручыларга һәм гомумән «Йолдызлык» хәрәкәтенә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова рәхмәт белдерде.

«Фестивальдә төрле жанрларда чыгыш ясап, Балык Бистәсе балаларының берничә буыны тәрбияләнде. Безнекеләр ел саен призлы урыннар яулый һәм конкурс җиңүчеләре була. Без алар белән горурланабыз. Сез һәрвакыт шулай уңышлы рәвештә безнең Балык Бистәсе районын тәкъдим итәрсез дип ышанам», – диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп. 


Фестивальнең төп принцибы –  яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Сәхнәгә Анастасия Аникина, Зәлия Аубакирова, Дамир Гыйләлдинов һәм башка артистлар чыккач, халык алкышларга күмде. Рус һәм татар телләрендәге җырлар мәхәббәт, дуслык һәм тугрылыкның бердәм бизәгенә үрелде. Бу Ватанга мәхәббәт, милли моңнар, табигать һәм кешелек мөнәсәбәтләре турындагы композицияләр шулкадәр ихлас яңгырады ки, күңелнең иң нечкә кылларын кузгатты.

Бу концерт «Россия - мөмкинлекләр иле» илкүләм проектының «Яшьләр һәм балалар» федераль проекты кысаларында «Регион яшьләр өчен» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы ярдәмендә оештырылды. Артистларга бу кичәне бүләк иткәннәре өчен рәхмәт, аны озак вакыт хәтердә саклаячакбыз. 


Нет комментариев