Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә журналист, шагыйрь, "Авыл офыклары" газетасының баш мөхәррире,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Хаҗип улы Фатыйховның "Гомергә бәхетле сизәрмен үземне, җырларын тынмаса" дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.
Кичә шагыйрьнең олуг юбилее уңаеннан оештырылган иде. Анда гимназия укучылары, тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Кичәне үзәк китапханәләр системасы китапханәчесе Фәүзия Хөсәенова алып барды.
(Язма газетада тулысынча бирелә)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханә мөдире.


Нет комментариев