Бибигандәлиф Хәлиуллина - исеме үзенчәлекле булып, ана мәхәббәте көе кебек яңгырый. Ул «көчле рухлы кеше» дип тәрҗемә ителә һәм бу аның характерын төгәл чагылдыра.
Аның тормышы - биография генә түгел, ә батырлык, мәхәббәт һәм ныклы рухи көч турындагы күңелгә үтеп керә торган тарих.
Бибигандәлиф апа Ямаш авылында туып үскән. Әти-әнисен иртә югалткач, ул туганнарының кайгыртучан кулына эләгә.
«Нишлисең, урамда яшәп булмый бит инде", — дип, ул аларны бүген дә җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Бу сүзләр безнең алда аның сынаулар, шулай ук игелек белән тулы тормышына ишек ача.
18 яшендә ул Рәхимулла абыйны очрата һәм алар гаилә коралар. Бергәләп сугыштан соңгы авырлыкларны кичерәләр, колхозда эшлиләр һәм ун бала тәрбиялиләр.
«Ул вакытлар авыр иде", - ди ул. Әмма сынауларга карамастан, алар балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирәләр.
Бүген аларның тугызы исән-сау. «Мин алар өчен бәхетле", — дип горурлана Бибигандалиф апа.
Ләкин бәхет озакка бармый. 27 ел бергә яшәгәннән соң, Рәхимулла абый аны балалары белән ялгыз калдырып, вафат була. Бу вакытта кеше бирешергә тиеш кебек, әмма Бибигандәлиф апа сынмый-сыгылмый. Гаиләсен тәэмин итү өчен ул элемтә бүлегенә эшкә урнаша.
"Заманаларның авыр чагы. Ул вакытта машиналар юк , авыл халкы бик күп гәҗит алдыра иде. Юлсубинодан, биш чакрым ераклыктагы авылдан, бөтен хатларны, гәҗитләрне җәяү китердем", - дип елмаеп искә ала ул елларны. «Ә балалар ач булмасын өчен, төннәрен шәл һәм оекбашлар бәйли идем, — дип тә өсти ул.
Бу аналарча фидакарьлек һәм мәхәббәт гимнына тиң. Авырлыкларга карамастан, ул балаларына күңел җылысын бирә, ризык белән тәэмин итү өчен төн йокыларын калдырып шәлләр бәйли.
Рухи көче, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аңа бу авыр чорны кичерергә ярдәм иткән.
Бүген ул - һәркем өчен үрнәк. Казанышлары өчен аны «Герой Ана» медале белән бүләкләгәннәр, бу аның балаларны тәрбияләүгә керткән өлешен, Ана мәхәббәтенә лаек икәнлеген тану да иде.
«Барлык балалар да сәламәт булсын. Иң мөһиме - беркем дә ятимлек ачысын татымасын», - дигән теләкләрен һәр догадан соң кабатлый ул.
93 яшьлек Бибигандәлиф апаның үткәне - Ана мәхәббәте, ихтыяр көченең ныклыгы, яхшылыкка, хәтта авыр вакытларда да ышанычның югалмавы турындагы тарих.
Аның тормыш юлы катлаулы ситуацияләрдә дә алга барырга мөмкинлек бирүче үрнәк.
Нет комментариев