2027 ел башыннан россиялеләргә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр итте.
Мондый документларда элек ясалган билгеләр тиешле чит ил паспортын файдалану срогы тәмамланганчы үз көчендә калачак. Шул ук вакытта, иске үрнәктәге документларга балалар турында яңа белешмәләр инде кертелмәячәк. «Әлеге датадан башлап гражданнарга 14 яшькә кадәрге балаларына шәхси чит ил паспортлары рәсмиләштерергә кирәк булачак», – диде Машаров.
Хәзерге вакытта 14 яшьтән кечерәк бала, әгәр аның мәгълүматлары ата-анасының биш елга бирелгән чит ил паспортында күрсәтелсә һәм илнең кагыйдәләре моңа мөмкинлек бирсә, әти-әнисе белән чит илгә сәяхәт итә ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисыр, Таиланд һәм Төркиягә барганда кулланыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бару өчен балага инде хәзер үк аерым документ таләп ителә.
- Эксперт сүзләренчә, соңгы елларда балаларны әти-әниләренең чит ил паспортларына кертү мөмкинлеге сирәгрәк кулланыла, чөнки ата-аналар аларга үзләренең шәхси документларын ешрак рәсмиләштерә башлады.
Нет комментариев