13 заманча спорт мәйданчыгы  Татарстанда 2027 елда төзеләчәк
Җәмгыять

13 заманча спорт мәйданчыгы Татарстанда 2027 елда төзеләчәк

2027 елда Татарстанда «Россия спорты» дәүләт программасы буенча ГТО өчен 10 майданчык һәм 3 «акыллы» спорт мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстанны Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия спорты» программасын тормышка ашыру – республиканың спорт тармагын үстерүдә мөһим юнәлеш, ул безнең халыкның тормышын сыйфатлы яхшыртуга, атап әйткәндә, спортны һәркем өчен үтемле итүгә юнәлдерелгән. Татарстан программаның төп күрсәткечләренә ирешү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды һәм булып кала бирә. Бу эш алга таба да алып барылачак», – диде республиканың спорт министры Владимир Леонов.

Программаның төп максаты – 2030 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 70 процентка җиткерү.

Республикада спорт инфраструктурасын үстерү системалы рәвештә алып барыла. Агымдагы елда программа буенча Казанда Футбол үсеше үзәге төзелеше төгәлләнә. Лениногорскида модульле бассейн төзү дәвам итә: аны 2026 ел ахырында кулланылышка тапшыру планлаштырыла.

«Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы буенча өстәмә рәвештә Казанда һәм Яшел Үзәндә дәүләт‑хосусый партнерлык механизмын кулланып, ике «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде.

Татарстанның кече торак пунктларында спортка ярдәм итү өчен «Земский тренер» программасы буенча 2026 елда 42 белгеч җәлеп ителгән. 2027 елда эш шул ук күләмдә дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, киләсе елда спорт мәктәпләре өчен инвентарь сатып алуга 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу нәтиҗәле тренировка процессы һәм имин шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-tatarstanda-13-zamanca-sport-maidancygy-tozelacak-5931349


Нет комментариев