Зәмирә Рәҗәповадан «Сметанник» РЕЦЕПТЫ
Җәмгыять

Зәмирә Рәҗәповадан «Сметанник» РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: туңдырылган бер кап сыер маен угычтан уабыз, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 300 гр он, бер кап камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып камыр басабыз да кырыйларын күүтәртеп, майлы табага салабыз. Көпшәкләндергечне он белән бергә салырга кирәк.

Эчлек: 4 йомырканы күбекләнгәнче күпертәбез, аңа 6 аш кашыгы шикәр комы, бер кап ванилин, 500 гр 20 процентлы каймак, 2 эремчекле сырок салып болгатабыз. Массаны камыр өстенә агызабыз.
180 градуслы мичтә 40 минут пешерәбез.

 

 фото һәм чыганак 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/zmir-rpovadan-smetannik-retsepty


Нет комментариев