Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зенитчы кыз Нәкыя

9 нчы сыйныфка күчкән кызның уй-хыялларын, өметләрен, киләчәген чәлпәрәмә китереп 22 июнь иртәсендә сугыш башлана.

Болай да хәерчелектә яшәгән бу гаиләгә үлем хәбәре кебек тоела. 5 бала белән тол калган анага тагын хәсрәт  – олы улы Фоатны сугышка озаталар. Нибары ике хаты гына килә аның. Соңыннан Калинин фронтыннан «hәлак булды» дигән хәбәрен генә алалар. Бу үзәк өзгеч кайгыны да күтәрә алар. 
Менә 1941 елның сентябре дә килеп җитә. Авырлыклар белән булса да мәктәптә укулар башлана. Нибары ике ай гына укып калган 9 нчы сыйныфта укучы малайларның барысын да ноябрь аенда сугышка алалар. 
Левитанның тавышы иртәдән кичкә кадәр үзәк өзгеч хәбәрләр тарата. Бер дә сөенерлек яңалыклар булмый шул. Үсмер кыз Нәкыя, авылдашлары белән бергә, сугыш елларының бөтен  ачысын татый. Көнозын колхоз эшендә, ә кичләрен солдатларга җибәрү өчен йон эрләп носки-бияләйләр бәйлиләр. Кышын өй җылыту өчен чана белән урманнан утын ташулар, язын-көзен тамак ялгау өчен кешегә ялланып бакча казулар – барсына да түзәләр алар. 
10 сыйныфны тәмамлагач, әнигә булышырмын, бергә җиңелрәк булыр, дип торганда, 18 яше тулган кызга повестка килә. Районнан җибәрелгән повестканың берсе Нәкыягә, икенчесе иптәш кызы Закирәгә була. Сугышка кызларны бөтен авыл елап озата. Кызын ат арбасына утыртып сугышка алып киткәч, ананың соңгы чәчләре дә ап-ак була. 
1943 елның август ае. Үсмер кызларны Казан янындагы Юдино станциясенә урнашкан гарнизонда икесен ике частька җибәрәләр.  Нәкыя беренче Украина фронтына җибәрелә. 18 яшьлек кыз дәhшәтле сугыш елларында Нежен, Бахмач, Сума, Конотоп шәhәрләре hәм Украинаның бик күп авыллары аша уза. Аны иптәшләре Надя диеп йөртәләр. 

 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Рамилә Сөнгатуллина, 
Олы Солтан авылы китапханәсе мөдире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса