Мәктәбебездә дәрестән тыш чаралар бик еш уздырыла. Алар укучыларга ныклы тәрбия бирүдә төп этәргеч булып тора.
Ветераннар белән очрашу
Шушы көннәрдә Әфган сугышы ветераны, тумышы белән Юлсубино авылы егете (бүгенге көндә район үзәгендә яши) Хәким Сөнгатуллин һәм Чечен сугышы ветераны, авылдашыбыз Илфат Шәйдуллин белән очрашу булып узды. Ветераннарыбызның укучыларга әйтәсе килгән сүзләре күп иде. Сәгатькә якын сузылган очрашуда үзләренең тормыш юлларын, сугыш истәлекләрен сөйләделәр, фотосурәтләргә, андагы вакыйгаларга аңлатма бирделәр.
Укучылар белән очрашу бер яктан күңелле булса, икенче яктан тыныч еллар хатирәләренә күмелә барган сугыш истәлекләрен яңарту ветераннарыбыз өчен авыррак, әлбәттә. Шулай булса да, чара ике як өчен дә бик файдалы булды. “Армия хезмәтенә бару – ир-егетнең төп бурычы, ләкин сугышлар гына булмасын”, – диде ветераннарыбыз укучылар белән саубуллашыр алдыннан.
Илзирә Кәримуллина.
Юлсубино мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нет комментариев