Кроссвордларга бәйле уеннарны тикмәгә генә “гасыр уеннары” дип атамаганнардыр
Чөнки мондый төр уеннар күпләрне үзенә җәлеп итә: алар башны эшләтә, уйлау сәләтен арттыра. Кемдер аның белән төрле сәбәпләрдән килеп туган стресслардан арыну өчен үзенә юаныч буларак шөгыльләнә, вакыт үткәрү өчен менә дигән чара буларак кабул итә, кайберәүләр үзләренең белем дәрәҗәсен тикшереп карау максатында алыналар. Безнең Юлсубино авылы укучылары да бу мавыктыргыч уенны бик яратып уйныйлар. Ул безнең традициягә керде инде, һәр елны кышкы каникуллар чорында, мәктәп укучылары, авыл китапханәсенә “Башваткыч” уенына җыйналалар, ә темаларын балалар үзләре сайлыйлар. Быелгысы - 2020 елга багышланган иде: яңа ел атрибутлары, ел символлары, яңа елны чагылдырган сораулардан төзелде. Уенда катнашырга теләүчеләр бик күп, әмма анда өч кенә уенчы катнаша, табышмакка дөрес җавап бирүче уенчы буларак сайлап алына. Быелгы уенчылар-җиденче класстан Рәсүл Вафин, бишенче класстан Миләүшә Мостафина, дүртенче класстан Мәдинә Гарипова иделәр. Егерме сораудан торган кроссвордны укучылар җиңел генә чишеп тә куйдылар. Бәя бирү комиссиясенең рәисе, мәктәбебезнең тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары Лилия Фәрзетдинова уенчыларга төгәл нәтиҗәләрне чыгарды. Башваткычның җиңүчесе булып Миләүшә Мостафина танылды.
Автор Нәзирә Миннеханова.
фото автордан.
Нет комментариев