-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гр. З.ны юл-патруль хезмәткәрләре туктата. Полицейскийлар аны "Казан-Оренбург" юлының Лаеш районы 20нче километрында юл читендә туктаган патруль автомобильгә чакыралар. Машина салонында гаепләнүче ике тапкыр инспекторның битенә суга. Үзен белештермәгән йөртүчене машинадан алып чыгалар, әмма моннан соң да кагыйдә бозучы тынычланмый һәм үзен акларга маташа: полицейскийның форма киеме погонына ябыша.
Лаеш район прокуратурасы гр. З.га карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Видеоязма булуга да карамастан, гаепләнүче үз гаебен танымады. Җинаять эше карау өчен Лаеш район судына җибәрелде.
Нет комментариев