Юксынабыз сине , Рәшидә...
Җәмгыять

Юксынабыз сине , Рәшидә...

     Юксыну

Бәгырьләрне телеп, үзәкләрне өзеп,

Ташлап киттең, Рәшидә.

Сагынып сине, өзгәләнеп озак,

Сөйләшерләр сине бар җирдә.

 

Аяз көнне яшен суккан кебек,

Ишетелде синең үлемең.

Өнемме соң бу, төшемме, димен,

Һич ышанмый әле күңелем.

 

Балалар дип янып-көеп,

Уңга-сулга чаптың, йөгердең.

Бәлки белгәнсеңдер, үзең сизгәнсеңдер,

Кыска икәнлеген гомерең.

 

Яз көннәре таң атканда,

Томаннар төшәр инде.

Пар канатсыз бигрәк авыр,

Наилең нишләр инде.

 

Эльмира, син еламаска тырыш,

Су эчендә әниең ятмасын.

Күпме еласак та беләбез бит,

Кире әйләнепләр кайтмасын.

 

Китеп бардың ташлап син, Рәшидә,

Сурәтеңә карап еларлар.

“Урыннарың булсын җәннәттә”, дип,

Балаларың дога кылырлар.

 

Авыр булды синнән аерылулар,

Салдың барысын сагыш-моңнарга.

Бик күп халык килгән иде сине,

Озатырга соңгы юлларга.

 

Караңгы гүрең якты булсын иде,

Урыннарың булсын җәннәттә.

Риза бәхил булып, тыныч йокла,

Бар кеше дә шушы теләктә.

 

 Гашия Ризаева.

Балык Бистәсе.

 


Нет комментариев