Югалган документларын алам дип, акчасыннан колак кага
Җәмгыять

Югалган документларын алам дип, акчасыннан колак кага

Зәйдә мошенниклар бер ир-атның 3 мең сум акчасын алдау юлы белән ала.

 9 сентябрьдә  Зәй эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек ир-аттан гариза керә.

Ул документларын югалта һәм бу турыда интернет челтәрендә белдерү куя. 9 сентябрьдә аңа документлары табылуы турында хәбәр итәләр, әмма аның өчен 3000 сум күләмендә акчалата бүләк сорыйлар.  Иргә акчаны абонент счетына кчерергә кушалар һәм документларны банк янында акча күчергәнлеккә чекны күрсәткәч кенә бирәчәкләрен әйтәләр. Аны ашыктыралар, шалтыратып акча күчерүе-күчермәве турында белешеп торалар.

Шул рәвешле, мошенниклар әлеге ир-атны алдау юлы белән ышанычын яулый,  ул 3000 сум акчасыннан колак кага.  Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.

 фото56nv.ru

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yugalgan-dokumentlaryn-alam-dip-akchasynnan-kolak-kaga


Нет комментариев