Җырларында күңел яктылыгы
Җәмгыять

Җырларында күңел яктылыгы

Аның кебекләр турында йолдыз диләр. Тик ул үзен андый биеклектә хис итми, йолдызларга тиңләми. Тамашачы алдында гади булып кала белгән, әмма җырлары белән халык күңелен, мәхәббәтен яулый алган якташыбыз Эльвира Хамматова бүген редакциябезнең кунагы.

Эльвира, иҗатың белән хәбәрдар без, Казанда куйган сольный концертларың, бер-бер артлы яулаган уңышларың куандыра. Барысы хакында да үзеңнән ишетәсе иде.

–Хәерле көн, дип сәламләр идем райондашларымны. Җырларымны яраткан, иҗатымны хөрмәт иткән тамашачыларыма иң әүвәл газетабыз аша ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сәнгать юлында күпмедер уңышларга ирешкәнмен икән, анда миңа канат куйган әнием, сәхнәдәге чыгышларымны күзәтеп миңа рухи көч биреп торган якыннарымның да өлеше бар. Казанда ике сольный концертым узды, уртак проектлар күп булды, Аллага шөкер. Җырларымны туплап диск-альбомнар чыгардым, клиплар төшердем. Әлбәттә, болары үтелгән этап, әмма иң сөенечлеләре. Киләчәктә хыял-максатыма ирешәсе, яңадан-яңа җырларымны тамашачыга җиткерәсем бар әле.

Читләргә сибелгән татар дөньясы синең өчен ят түгел. Барысына да өлгерәсең, җитешәсең. Яшьлек энергиясеме бу, әллә үз-үзеңә таләпчәнлек йогынтысымы?

–Әйе, соңгы елларда чит төбәкләрдә еш булырга туры килде. Концертлар белән Казахстан, Себер, Урал якларында булдым. Кайда гына чыгыш ясасак та, без көтелгән кунак кебек: яратып каршы алалар, хөрмәтлиләр. Анда яшәүче татарлар өчен һәр җыр, һәр чыгыш тансык. Еракка китеп, алар белән аралашкач кына ана теленең никадәр кадерле икәнен ныграк аңлыйсың.

- Эльвира, бүгенге очрашуыбыз юкка түгел. Үзең хәбәр биргәнче үк, “чыбыксыз телефон” аша Күгәрчендә буласы концертың хакында ишетеп белгән идек. Ни өчен Күгәрченне сайладың? 

- Ул минем туган авылым дип рәхәтләнеп әйтә алам. Чөнки анда минем иң кадерле кешеләрем - әти-әниемнең туган нигезе.  Әнинең энесе Илдус абый, Исламия апа гаиләсендә дә кунак без. Балачагымда алар янына кайтып, әби-бабам янәшәсендә җәйге ялларны уздыра идем. Үсә төшкәч клубка дискотекаларда йөрү, кичке авыл урамнарын урау дисеңме–җаныма якын истәлек, ядькарләр Күгәрчен белән бәйле. Аннан, кайтуымның тагын мөһим сәбәбе, 18 гыйнварда әнием Гөлсинә Зәйнулла кызы Төхвәтованың 70 яшьлек күркәм юбилее. Әлеге концертымны тулысынча әниемә багышлыйсым килде.

Анда иҗатташ дусларың да катнашадыр?

–Әйе, татар эстрадасына үз моңнары белән балкып кергән ИлГәрәй, Гөлназ Сираева, Айрат Ильясов, Диләрә Илалетдинова, Ленар Сәйфиев, Сиринә Зәйнетдинова кебек җырчыларның булуы программамны тагын да баетты, үзенчәлекле итте. Алып баручы да үзебезнең район егете Раил Рамазанов. Барысы да катнашырга бик теләп риза булдылар.

Әниең юбилеена бик матур бүләк әзерләгәнсең. Әлбәттә, ана кеше үзе дә борчыла, дулкынлана торгандыр...

 - Ничек кенә әле! Әни башта ук, кирәкмәс, дип каршы төшкән иде. Ул бит инде гомер буе мәктәптә балаларга белем биргән мөгаллимә. Авыл кешесенә хас тыйнаклык, сабырлык та бар анда. “Мин инде хәзер намазда,  минем өчен концертлар уздырып йөрү кирәк түгел, матур итеп йортыбызда туганнарны җыеп Коръән укытып алырбыз”, - диде. Уртак фикергә килер өчен шактый үгетләргә туры килде үзен. Һәм менә мин 17 гыйнвар көнне Күгәрчен мәдәният йортында узачак концертыма, әнием юбилеена тамашачыларымны көтеп калам. Керү, әлбәттә, ирекле. Башкача була да алмас иде.

Әңгәмәң өчен рәхмәт, Эльвира. Киләчәктә дә иҗади уңышлар, бәхет-шатлыклар юлдашың булсын!

 

Әңгәмәдәш—

Фәрвәз Каюмова

 

фотоatnya-rt.ru


Нет комментариев