Ә һәйкәлләр.... гүя кисәтә
Җәмгыять

Ә һәйкәлләр.... гүя кисәтә

Киң жәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына жәлеп итү, аварияләрдә үлем очракларын киметү, юлларда хокук тәртибе бозуларны кисәтү максатыннан, Бөтендөньяда юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 20 ноябрьдә үткәрелә.

Транспорт тормышыбызны җиңеләйтә, вакытны янга калдыра, йөкне, пассажирларны ерак араларга бик тиз илтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта машиналар бик зур куркыныч та тудыралар. Дөньяда ел саен миллионнан артык кеше юл-транспорт фажигаләре корбаны була, илле миллионга якыны инвалидлык ала икән. Көн саен өч меңләп кеше гомере аварияләрдә өзелә. Күп очракта 15-25 яшьлек кешеләр һәлак була юлларда. Бу кадәр кеше хәзерге локаль сугышларда да кырылмый инде. Коточкыч саннар. Ерак барасы түгел, безнең район юлларында да ел саен уртача ун кеше үлә, йөзләрчәсе төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алалар. Ел тәмамланмаган әле, ә 34 авария теркәлгән инде. Аларда алты кеше һәлак булган, кырыгы яраланган.
-Күпчелек очракта аварияләрдә транспортчылар үзләре гаепле,- ди ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев. - Куркынычсыз тизлекне сакламыйлар, узышу кагыйдәләрен тупас бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгалар. Җәяүлеләрнең тәртибе дә ташка үлчим. Гади генә таләпләрне дә үтәмиләр бит кайберәүләре. Әле дә булса җәйге тәгәрмәчләр белән юлга чыгучылар очрап тора. Күпләр тәмам карлар яуганчы, юллар боз белән капланганчы көпчәк алыштыруны сузып киләләр.Быел да шундый ваемсызлар аркасында вак аварияләр кабатланды. Юл читенә төшүчеләр, капланучылар да булды. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр (яньчелгән машиналардан кала инде) теркәлмәде. Бер көн соңга калганчы, бер атна алдан алыштырып куюың хәерлерәк бит инде.
14-20 ноябрьдә Бөтендөньяда юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелә. Аерым алганда, Балык Бистәсе гимназиясендә һәм башка мәктәпләрдә "Краш-курс" социаль акциясе уздырылачак. Бу чарада укучыларга аварияләргә эләгеп бөтен хыяллары чәлпәрәмә килгән кешеләр турында сөйләнә, фотолар, видео язмалар күрсәтелә. Аларны карагач, җимерелгән язмышлар белән танышкач берәүнең дә юл кагыйдәләрен бозасы килмәс әлбәттә. Һәрхәлдә оештыручылар шуңа өметләнәләр.
...Миңа еш кына М-7 Казан-Уфа трассасыннан хатынымның туган ягына кайтырга туры килә. Юлның буеннан-буена юл читенә аварияләрдә һәлак булганнарга куелган һәйкәлләр озата бара инде. Алар гүя кисәтәләр: «Кабаланма, тизлекне арттырма, кагыйдәләрне бозма шофер! Синең урының монда түгел, сине өеңдә көтәләр!»
Илгиз Җамалиев.

фото: moe-belgorod.ru


Нет комментариев