Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәйге Олимпия уеннары Парижда һәм Лос-Анджелеста узачак

(Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә. Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул...

(Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә.
Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.
"Парижны Олимпиада-2024 һәм Лос Анджелесны Олимпиада-2028 белән котлыйм. Уздыру өчен башка урынны сайлауны күзаллау авыр", - дигән бу хакта Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах. Аның сүзләренчә, әлеге "ике бөек ил"нең ике шәһәре Олимпия уеннарының бай тарихына ия.
Париж һәм Лос-Анджелес хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, комитетка әлеге карарны кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән.
Мәгълүмат өчен. Парижда Олимпиада соңгы тапкыр - 1924 елда, ә Лос-Анджелеста 1984 елда уздырылган. Якындагы Җәйге Олимпиада 2020 елда - Токиода узачак. Алдагысы 2016 елда Рио-де-Жанйрода булган иде. Россия әлеге уеннарда гомуми хисапта дүртенче урын алды.
фото Obgame.ru
http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/13974-җәyge-olimpiya-uennaryi-parizhda-һәm-los-andzhelesta-uzachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев