- Арганчы эшәләмәгез, организмны соңгы көченә җиткермәгез.
- Җәйге вакытка күчкәнче, йокларга бер сәгатькә иртәрәк ятарга тырышыгыз.
- Көн саен саф һавада 2-3 сәгать үткәрергә тырышыгыз.
- Ашауга зур игътибар итегез. Организмны һәрвакыт көйгә сала торган яшелчә - кәбестә. Майларны һәм углеводларны тиз эшкәртергә ярдәм итү белән беррәттән, ул витаминнарга да искиткеч бай. Кәбестәдән тыш, яшел суган һәм сарымсак ашарга да була. Боларын тәрәзә төбендә үк үстерергә мөмкин.
- Контраст душ та организмны уятып җибәрер.
Иң мөһиме, тик утырмагыз, хәлем юк, дип шунда ук йокларга ашыкмагыз. Хәрәкәт, витаминнарга бай ризык һәм саф һава Сезнең хәлсезлекне бик еракка куып җибәрер!
http://www.atnya-rt.ru
фото сайттан.
Нет комментариев