Яшьлегем авылга чакыра…
Җәмгыять

Яшьлегем авылга чакыра…

Әниләр - тормышыбызның чишмә башы. Картайгач та мөлаем, матур булып кала белгән бәһасез асыл затлар – әниләр, безгә сулар һава, эчәр су, бар җиһанга яктылык, җылылык нур биргән кояш кебек бик кирәк.

Үткән шимбәдә Ямаш авылы мәдәният йортында булып үткән концерт әнә шул иң кадерле әниләребез, дәү әниләребез көненә багышланган иде. Ямаш авылы мәдәният йортында оештырылган һәр чараны көтеп ала тамашачы. Бу көнне дә яше-карты клубка җыелган иде.

Сәхнәнең матур итеп бизәлеше чәчәкләр, гөлләр бакчасын хәтерләтә иде ул көнне.  Биредә үткәрелгән бәйрәм кичәләрендә кайсы гына тема яктыртылса да ул төрле яклап тәрбияви зур мәгънәгә ия. Аларда күңелләребезне рухи азык белән тулыландырабыз, җаннарыбызга рәхәтлек алып кайтабыз. Авылыбыздан китеп, хәзерге вакытта Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә яшәүче, авылда тырышып хезмәт куючы өлкәнрәк яшьтәге үзешчәннәребез чыгышыннан оештырылган иде бу концерт. Авылыбызның уңган-булган, иң тыйнак киленнәре Гөлсәрия Гарифуллина, Исламия Ахунҗановалар матур җырлары белән тамашачыны сокландырды.

Озак еллар Казан дәүләт аграр университетында укытучы булып эшләүче, күп кенә мактаулы исемнәр иясе Илгизәр Гайнетдинов матур җырлары белән беррәттән, әнисен зур чәчәк бәйләме белән дә шатландырды. Әтисе белән әнисенең бергә тора башлавына 55 ел икән. Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Альфир Төхбәтуллин, Рәсимә Сафина, Мөсфирә Гайнуллиналарның җырларын тыңлап тамашачы сокланды, моңланды, яшьлегенә кайтты. Татар теле укытучысы Әлфия Мостафина (хәзерге вакытта Казан мәктәпләренең берсендә мөгаллимә) нәфис сүз остасы Алинә Кәримованың чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Казан шәһәреннән кайткан кызларыбыз Фәридә Хәбибуллина, Миләүшә Шәйхиева, Инзилә Заһидуллина чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Рәмис Хуҗагариповны авылдашлары һәр бәйрәмдә оста гармунчы буларак үз итәләр, яраталар. Яшь җырчыларыбыз Сөмбел Кәримова белән Данис Гарифуллинның да чыгышлары алкышларга күмелде. Күп кенә район, республика, халыкара, конкурс-фестивальләрдә катнашкан 2014 елдан бирле мәдәният йортында эшләп килүче «Чишмә» балалар фольклор коллективының да чыгышын күрергә насыйп булды авыл халкына.  Алар җитәкчеләре Исламия апаларының балачак хатирәләреннән яңартылган «Куян мамыгыннан шәл бәйләү» көнкүреш йоласын  сәхнәләштерделәр.  Концертны оста итеп алып баручылар Гөлназ Хәбибуллина, Инзилә Заһидуллиналарның әниләргә әйткән матур теләкләре һәр тамашачыда җылы тәэсир калдырды. Кыскасы, халык рәхәтләнеп ял итте. Һәркайсы шушы бәйрәмне оештырган мәдәният йорты җитәкчесе Исламия Сафинага зур рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр.

 

Тәнзилә МИНЕХАНОВА.

Ямаш авылы .


Нет комментариев