Ярминкәне гөрләтә  Балык Бистәсе районы  хезмәтчәннәре
Җәмгыять

Ярминкәне гөрләтә Балык Бистәсе районы хезмәтчәннәре

Балык Бистәсе хезмәтчәннәре һәр елдагыча Казан шәһәрендә уза торган көзге ярминкәләрдә актив катнашалар.

Аена ике тапкыр 25-30 машина Дәрвишләр бистәсендәге базарга юнәлә. Барган саен 1,5-2 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып кайталар райондашларыбыз. "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе», «ВЗП Балык Бистәсе», "Агроинтекс", "Круг" җәмгыятьләрен, "Мингалиев", "Тургай" крестьян-фермер хуҗалыкларын шәһәр халкы һәрвакыт көтеп ала. Кайбер авыл җирлекләре, мәктәпләр дә ярминкәләрдә үз продукцияләрен тәкъдим итәләр.

10 сентябрьдә башланган ярминкәләр Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр гөрлиячәк әле.

president.tatarstan.ru


Нет комментариев