"Яңа гасыр" телеканалының радио буенча генераль директор урынбасары һәм "Болгар радиосы" баш мөхәррире Илнур Фәйзрахмановның бу вазыйфалардан китүе турында язган идек. Әлеге хәлгә ел ярым вакыт узган. Бу аралыкта Илнур Фәйзияздан улы Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы "Азан" интернет-радиосында баш мөхәррир булып эшләп алды. Һәм менә тагын яңа вазифага күчкән.
Хәзер ул "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар редакциясе шеф-мәхәррире. "Матбугат.ру"га сөйләвенчә, яңа эшкә аны каналның җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов чакырган. Ни кызык, бу инде шундый икенче чакыру. Тарих кабатлана. 1998нче елда, әле Фирдүс әфәнде хәбәрләр тапшыруларын алып баручы булып эшләгән вакытта И.Фәйзрахмановны ТРТ каналына кодалап караган инде. Илнур берара ТВда спорт хәбәрчесе булып эшләп тә ала. Тик ул вакытта "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире Илдус Илдархановның ышандыру көче ныграк булган, күрәсең.
Нет комментариев