Соңгы елларда юллар төзү, аларны төзек хәлдә тоту мәсьәләләре ил күләмендәге карарларда да ачык чагылышын таба, аларны хәл итү өчен зур финанслар бүленеп бирелә.
Ә бит чынлыкта һәрберебез, җәяүле яисә руль артында утыруыбызга карамастан, көн саен юлда йөрибез, юлга чыгабыз.
Республикабызга чит төбәкләрдән килгән кунаклар, аларның юлда очраган вәкилләре бездәге...
Еракка китәсе түгел, үз районыбыздагы бу мәсьәләдә дә уңай үзгәрешләр күзгә ташланып тора. Моның шулай икәненә без район башкарма комитетының урынбасары Данис Низамов белән булган әңгәмәдә инандык.
- Соңгы елларда районда юллар төзү, аларны реконструкцияләү өлкәсендә нинди эшләр башкарылды?
- Сезнең соравыгызга җавап итеп мондый мәгълүматларны җиткереп булыр иде: соңгы биш елда Балык Бистәсе районында 15 тән артык торак пунктка, гомуми озынлыгы 90 км. дан артык юлга каты катлам түшәү өчен 1 миллиард 195 миллион сум акча тотылды. 2012 елда бу максатларда 293 млн. сум, 2013 елда 300 млн. сум акча тотылып түбәндәге авылларга каты катламлы юллар төзелде.
Балык Бистәсе - Яншык - 5,5 км., Юлсубино-Ямаш-Күки - 4,2 км., Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш (ремонт), Балык Бистәсе-Корноухово-Олы Әшнәк - Кече Әшнәк - 4,2 км,
Шомбыт - Шестая Речка -1,2 км., Мам. Каз. Чаллы - Бикчурай - 1,8 км., М7 федераль трассасы-Котлы Бөкәш- Бирдебәк - 2,8 км.
2014-2015 елларда юл төзү максатларында барлыгы 246,4 млн. сум акча тотылды.
- Ә былгы юл эшләре сезонында нинди эшләр башкарылды?
- 2016 елда ике торак пунктка, Шиланка авылына 2,8 км., Шетнево Тулушка-2,2 км. озынлыкта юллар төзелде. Өстәмә рәвештә муниципаль юл фонды хисабына Балык Бистәсендәге Карьерная, Малокарьерная, Дуслык, Рыжов, Октябрьнең 60 еллыгы, Корчебоков, 8 март исемендәге һәм башка урамнарда барлыгы 4,7 км. озынлыкта юлларга асфальт түшәлде.
- Бу эшләрне башкарып чыгу өчен кайсы юл төзелеш оешмалары хезмәт куйды?
- Төп эшләрне "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте һәм ООО "РусРемСтрой" оешмасы югары оешканлык, яхшы сыйфат белән башкардылар.
Хәзерге юлларның торышы турында безнең райондашларыбыз нинди фикердә булуларын белү өчен берничәсенә мөрәҗәгать иттек. Беренче булып минем соравыма, машина йөртүдә күп стажы булган Рамил Вәлиев болай диде:
- Республикабыз Президентына юлларны төзү, аларны төзек хәлдә тотуда күрсәткән кайгыртучанлыгы өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Юлларны төзүче, аларга хезмәт күрсәтүче оешмаларга үз эшләрен югары сыйфат белән башкаруларын телим. Юлларда күп вакытымны үткәрәм. Төзек, тигез юлдан йөрү күпкә күңеллерәк.
Фидаиль Шакиров:
- Үз гомеремдә автомобильләрдә ерак чакрымнарга йөрергә туры килде һәм дәвам итәм. Соңгы еллардагы авыллар арасындагы, район, республикадагы юлларның торышы куандыра гына. Чит төбәкләр белән чагыштырганда бездәге үзгәрешләр күзгә ярылып ята.
Александр Афанасьев:
- Безнең гомердә генә юлларның торышында нинди зур үзгәрешләр булды. Мәсәлән, безнең Шиланка авылыннан Балык Бистәсе - Казан юлына колхоз көче белән юл полотносы күтәртелгән иде. Заманында монысын да эшләргә күп көч сарыф ителгән. Ә менә хәзергесе көндә заманча, бөтен шартларына туры китереп эшләнгән асфальт юлга да тиендек.
"Юл газабы-гүр газабы" дигән халкыбыз. Шөкер, инде бу көннәрдә алай дип әйтергә җөрьәт итеп булмый, аңа урын калмады кебек.
Алия Хәбибуллина.
Фото Н.Шайдуллина
Нет комментариев