Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Салада авылында бәйрәм булачак

Эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллин Яңа Сала авылының мул сулы бер чишмәсен өр-яңадан яңартуны тулысы белән үз өстенә алган.Аңа оештыру эшләрендә язучы,тарихчы авылдашы Нурулла Гариф булышып йөргән.

   Иң элек 200 метрда чишмәгә юл түшәлгән.Аннан “чишмә өе” төзелгән,улаклар алыштырылган,су зур самовар аша агуга көйләнгән. Бераз читтә ял урыны,туалетлар эшләп куелган. Аларга чыгу өчен инеш өстеннән тимер күпер салынган. Суына анализ үткәрелгән. Кыскасы, чишмәгә килүче өчен ни генә булдырылмаган биредә. Ә чишмәне рәсми рәвештә ачу тантанасы 21 июльгә 13.00 сәгатькә билгеләнгән.Мең кабат читләрдән ишеткәнче,бер мәртәбә үз күзләрең белән күрү күпкә хәерлерәк.Оештыручыларның кунакка чакыруын бердәм кабул итик.

 

фотоreinfo-sochi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса