Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәр транспортының эш режимы үзгәрә
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәр транспортының эш режимы үзгәрә

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырыла.

Яңа ел төнендә җәмәгать транспортының эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр, метрополитенның төн уртасына кадәр озайтыла. 1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты 7.00 сәгатьтән эшли башлый, эш режимы 23.30га кадәр сузыла. Метрополитенның эш режимы үзгәрешсез кала – 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр. Раштуа бәйрәмендә, бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, 1.30 сәгатьтә шәһәр халкын "Үзәк стадион" тукталышында 9 автобус һәм 1 троллейбус көтеп торачак.

 фотоcarobka.ru

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-el-byrmnre-knnrend-transportyny-esh-rezhimy-zgr


Нет комментариев