Яңа чара тәртип салыр
Җәмгыять

Яңа чара тәртип салыр

Сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләрне реализацияләүдә тулы тәртип урнаштыру максатында, ниһаять, җиң сызганып алындылар кебек.

Бу елдан сәүдә нокталарында ялган аракыга урын калмаячак. Дәүләти таләпләр нигезендә барлык сәүдә нокталарында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгьлүматлар системасы кертеләчәк. Бу хакта район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова төгәлрәк аңлатма бирде:
-Әлеге система Рәсәйдә 2016 ел башыннан гамәлгә кертелде. Ул өч этапка бүленеп төрле вакыт аралыгында тормышка ашырылачак. Яңа система барлык сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләрне реализацияләүне җайга салырга булышачак. Куелган таләпләр нигезендә алкогольле продукцияне ваклап сату нокталарына яңа система аша гына җибәрәчәкләр. Спиртлы эчемлекләргә ике штрихлы-кодлы махсус маркалар куелачак. Анда алкогольле эчемлек турында барлык мәгълүматлар: эчемлекне җитештерүче, исеме, тутырылган вакыты һәм башка белешмәләр булачак. Кибетнең касса программасы шушы система таләпләрендә модернизацияләнгән була. Ул билгеләнгән шартларда барлык мәгълүматларны кулланучыга җиткерә. Бу система ялган продукциянең сәүдә нокталарына үтеп керүенә киртә булып торачак һәм тиешле органнарга тикшерү өчен дә бик уңайлы булачак.
Фото: http://www.images/gazeta/2015/8/cdbfda30ac3cbbfe3840c5dd79f439b4_XL.jpg

чара

Нет комментариев