Яңа Арыш авылы мәдәният йортында “Исәнме, искечә Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм узды.
Чараны китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова белән сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Зыятдинова алып бардылар. Фирдания Ишмөхәммәтова, Динар Зыятдинов, Гөлнур Гәрәева, Рәзилә Мөхәммәтрәхимова матур җырларын бүләк иттеләр. Уеннар, җырлар, бәйгеләр белән үрелеп барган кичә һәркем күңеленә хуш килде. Соңыннан лотерея билетлары да уйнатылды.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова .
фото автордан.
Нет комментариев