Әле генә улыннан туган көн котлавы алган Гөлшат телефонын кесәсенә салырга өлгермәде, уллары Рифат янә шалтырата башлады.
Телефоннан шат авазлар агылды: ”Әни, туган көнеңә онык та бүләк итәргә булдык. Улыбыз туды”. Гөлшат хәләл җефетен эзләп ишек алдына атылды.Аннан икәүләшеп әтисе белән әнисе бүлмәсенә ашыктылар. Бала баласы балдан татлы була дип тиккә генә әйтмиләр икән. Нарасыйларын әле күрмәсәләр дә, инде бәхет кошы тоткан сыман озаклап очындылар, шатланыштылар алар. 28 ел элек үзләре дә әти-әниләрен бала шатлыгы белән сөендергәннәрен искә төшереп алдылар. Гөлшатның шушы нигезгә Апас якларыннан килен булып төшкәненә дә 30 елга якын икән бит инде. Тормыш иптәше йортта төпчек булганлыктан, бу нигездә алар калачагы тәгаенләнгән иде инде. Шул көннәрдән бирле бер түбә астында, күмәрләнеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә серләшеп, киңәшләшеп яшәп яталар. Барысын да кичерделәр: булды олы шатлыклары, җаннарны телгәләр кайгы-сагышлары. Чиядәй кызларын сулар алганда теш кысып түзгәннәрен бер үзләре генә беләдер. Аяз көнне яшен суккан сыман, матураеп үсеп килгән балаң гүргә керсен әле? Бүген инде аңа 22 яшь тулган булыр иде. Әйе, олы сынауларны үткән гаилә бу. Тик тормыш дилбегәсен нык тоткан гаилә башлыгы Әхкам агайның үз кануннары барысыннан калкурак өстенлек иткән: ”Сыналасың икән - сыгалар, егыласың икән - тибәләр, булдырасың икән - көнләшәләр, булдыра алмыйсың икән - көләләр”. Әйе, Әхкам агай гадел кырыслыгы белән гаиләдәге берәүгә дә йомшарга юл куймаган.Үзе гомерендә авыл халкының абруйлы шәхесе булып яшәгән, авыл Советы рәисе вазыйфасын башкарган, бригадир буларак авылның эшче көче белән ”командалык” иткән, аннан фермада фураж “казнасын” үз кулында тоткан. Аңа җитәкчелекнең ышанычы зур булгандыр инде, киленен лаборант итеп үзе янәшәсенә “төрткән” аксакал. Ә килен, үз чиратында, ышанычны аклаган булып чыга. Шулай булмаса, килен булып төшкән көненнән бүгенгәчә бер урында эшләр идемени. Яраталар, хөрмәт итәләр Гөлшатны коллективта,иң кыйммәтлесе, аның хезмәти анализлары хуҗалыкның соңгы эшчәнлеге нәтиҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый торган хезмәт. ”Азык-төлек корпорациясе”нең бүгенге көндә терлекчелектә сыйфатлы продукция сатып районкүләм әйдәүче биеклегендә булуында, сүз дә юк, аның өлеше дә бәһассез зур. Шунысын да билгеләп үтик, кайнана кеше Халисә апа шулай ук хезмәт юлының күпчелеген хисапчы-лаборант вазыйфасында үткән.
Илдарыбыз язма киңлегеннән бераз гына читтә калды булса кирәк. Ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшли: мәгарифчеләр телендә әйтсәк, ОБЖ укыта. Ягъни, мәсәлән, укучыларны эш серләренә, саклык кагыйдәләренә өйрәтә. Ә өйрәтерлеге, өйрәтерлек тәҗрибәсе дә бар. Үзе хезмәткә башы-аягы белән чумган кеше ул. Нигә алынса шуны булдыра. Аз гына вакыты булса ул ”шабашник”. Күршесенә, авылдашына, туганына төзелеш эшләрендә булыша. Аннан килә, ул терлекче.Абзар-курадагы бар терлекне азык белән тәэмин итү,аларга тәрбия кылу,нигездә, аның өстендә.Ә аларның саны аз түгел.Көтүдә биш баш мөгезле эре терлек йөри.Моннан кала ике үгез,бозаулары йорт яны кардасында. Сарык,үрдәк-чебешне дә мулдан асрыйлар алар.
- Үзебезгә дә, туган-тумачаларга күчтәнәчкә дә җитә. Тормыштан арткан продукция белән сату итәргә дә җаебыз бар, сөте-итеннән шактый файда күрәбез, - ди Илдар.
Җәйнең иртәләрендә йортка гөмбә,җиләк-җимеш,балык күтәреп кайтучы да ул икән.Бүгенге көндә әтисе дә,әнисе дә ярдәмгә мохтаҗлар.Әнисенең бер аягы киселгән-коляскада,әтисе шулай ук актив хәрәкәтләнүдән мәхрүм.Аларны бар күтәрү-төшерү, урамга чыгару вазыйфалары Илдар өстендә.Хәер,төпчек кызлары Сөмбел дә әби-бабасын җилдереп кенә йөртә: кая кирәк онык алар янәшәсендә, әтисенең беренче ярдәмчесе. Сыерларны саву да каникул вакытларында аның җилкәсенә төшә.
-Егетләрне бер кырыйга куярсың, тиресен чыгара, терлекләрне ашата-эчертә, бакча тулысынча аның өстендә,- дип сүзгә кушыла әтисе горурлык хисләрендә. Ә әби белән бабасы аны үз врачлары саныйлар: даруын бирә, уколын кадый, даими көндәлек беренчел медицина таләпләре югарылыгында контрольдә тота икән үзләрен Сөмбел.
Гаилә–тәрбия учагы. Оясында ни күрсә, очканда шундый байлыгы белән тормыш киңлегенә күтәрелә бала. Бу яктан Әльмиевләрнең борчылырлыклары юк. Уллары, кызлары да әти-әнисе,әби-бабасының хезмәт мәктәбендә тәрбия алып үскәннәр, әле дә күп нәрсәләргә алардан өйрәнәләр. Камиллеккә чикләр юк, диләр.Бу гаиләдә әнә шулай, язылмаган тормыш канунына буйсынып яшиләр.
...Яңа Арыш авылының кайсы гына йортына күз салсаң да,чүлмәкнең мае тышыннан билгеле дигәндәй, муллык, байлык,нурлылык бөркеп тора алардан.Шулар арасында шундый ук кайнар тормыш агышына кушылып Әльмиевләрнең төп нигезендә дә үз тизлеге белән “дөнья казаны” кайный. Иминлектә, тынычлыкта, иң мөһиме, күңел канәгатьлегендә.
Вазыйх Фатыйхов.
Яңа Арыш авылы.
Нет комментариев