Хөрмәтле балыкбистәлеләр, «Авыл офыклары» газетасына язылу ункөнлеге килеп җитте
Кадерле дуслар, 2023 елның беренче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына язылу ункөнлеге килеп җитте.
Ел дәвамында газета битләрендә без сезнең белән туган ягыбызны үстерүгә һәм чәчәк атуга өлеш керткән авылдашларыбызның тормышын яктырттык. Алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, мәдәният эшлеклеләре, спорттагы уңышлар һәм башкалар турында яздык.
Киләчәктә дә без сезне райондагы иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, конкурслар һәм яңа проектлар белән шатландырачакбыз. Проектларның берсе – «Татарстан Республикасы хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман». Аның максаты – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә тормышның төрле өлкәләрендә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. Без инде бу юнәлештә эшли башладык һәм геройларыбыз – хатын-кызлар турында язуны дәвам итәчәкбез.
Газетабызга ташламалы язылу 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм өлкәннәр ункөнлегенә туры килә. «Хәйрия язылу» турында да исегезгә төшерәбез. Сез газетага яздырып аны якыннарыгызга һәм туганнарыгызга бүләк итә аласыз. Шулай ук ялгыз яшәүче өлкәннәрне дә газетага яздырырга мөмкин. Элемтә бүлекләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу бәясе –704 сум 28 тиен.
Шулай ук 550 сумга альтернатив язылу тәкъдим итәбез (тулырак мәгълүмат 89276773788 телефоны буенча).
Хат ташучыларга, элемтә бүлекчәләренә мөрәҗәгать итеп тә яздырырга мөмкин, шулай ук без сезне редакциядә З. Шәймәрданов урамы, 31нче йорт адресы буенча да көтәбез.
Традиция буенча, язылу кампаниясе ахырында, без укучыларыбыз арасында призлар уйнатачакбыз. Катнашу өчен сезгә район газетасына язылырга, квитанциянең күчермәсен 422650, З. Шәймәрданов урамы, 31б адресы буенча яки редакциянең redrs@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк! Акция турында тулырак мәгълүматны газета битләрендә укыгыз.
2023 елдан башлап, газета атнасына бер тапкыр - җомга көнне сигез полосалы булып һәм «Атна вакыйгалары» өстәмәсе белән чыгачак. Без сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле укучыларыбыз!
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia