Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Советының 25 нче чираттагы утырышы район мәдәният йортында җирле халыкның зур активлыгы белән үтте.
Гадиләштереп ел башында үткәрелә торган мондый очрашуны халык җыены дип атап йөртәләр. Без дә кыскача гына Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов үз докладында бәян иткән кайбер уңай үзгәрешләр һәм проблемаларны атап үтәргә булдык. Ә ул шактый эчтәлекле, вакыйгаларга бай һәм бик тә үзенчәлекле иде. Шуңа залдагылар да аның чыгышын тын да алмыйча һәм бүлдермичә игътибар белән тыңладылар.
Бүгенгесе көнне Балык Бистәсендә 7759 кеше яши. Бүген аның гомуми мәйданы 1310 гектар тәшкил итә. Һәрбер төбәкләрдәге кебек район үзәгендә яшәүчеләр дә күп итеп терлек асрыйлар, бакчаларында бәрәңге яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Идрис Аметов
Нет комментариев