Волонтерлар укыдылар
Җәмгыять

Волонтерлар укыдылар

 Инде хәбәр ителгәнчә, 2019 елның  3 нче июненнән Татарстан Республикасында тулы масштабта цифрлы эфир телевидение челтәренә күчү көтелә.

Аналог эфир тапшыру туктатыла. “Цифра»га күчү республикабызның барлык гражданнарына бушлай яхшы сыйфатта 20 телеканал карарга мөмкинлек тудырачак. Әмма бу масштаблы чарага алдан әзерләнү таләп ителә.

Шул максаттан, районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазларны урнаштыру, көйләү буенча волонтерларны өйрәтү курслары уздырыла. Соңгысы март  ның ахырында  үткәрелде.

Анда районыбызның төрле торак пунктларыннан махсус сайлап алынган  15 волонтер чакырылган иде. Татарстан Республикасы радио-телевизион тапшыру үзәгенең (РТПЦ) белгечләре аларга цифрлы телевидениянең өстенлекләре, аңа күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Волонтерларның сорауларына җавап бирделәр.

 

фото vk.com


Нет комментариев